ЯҢАЛЫКЛАР


28
апрель, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Татар халкының бөек шагыйре Г.Тукайның туган көне уңаеннан 21 апрель көнне   Иске Җөри авылы китапханәчеләре   “Ак каен балалар бакчасында»  сабыйларда Г.Тукайның иҗатына кызыксыну тәрбияләү максатыннан,  “Тукай әкиятләре буйлап сәяхәт”дип исемләнгән әдәби сәгать  үткәрделәр.   Китапханәчеләр  балаларга әкиятләрне кычкырып укыдылар, ә балалар зур кызыксыну белән тыңладылар. Нәниләр үз чиратларында  Тукайның шигырьләрен сойләделәр,"Бала белән күбәләк", "Гали белән кәҗә" әсәрләрен сәхнәләштереп күрсәттеләр.Чара ахырында “Туган тел” җырын җырладылар.

26 апрель көнне Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан,  Фатих Хөсни исемендәге Олы Мәтәскә урта мәктәбендә "Тукай мәңге безнең йөрәкләрдә" исемле бәйрәм кичәсе үткәрелде. Бәйрәм барышында укучылар шагыйрьнең шигырьләрен, әсәрләреннән өзекләр, үзләре иҗат иткән шигырьләрен сөйләделәр. Бөек шәхесләребезне онытмыйк!

Табигатьне чиста тоту, тирә-якның матурлыгын һәм төзеклеген тәэмин итү – безнең бурычыбыз. Шул максат белән, «ЭКОЯЗ» акциясе кысаларында Иске Җөри авылы мәдәният йорты  хезмәткәрләре  мәдәният йорты янындагы территориядән карлар таратылды, Бөек Ватан сугышында һәлак булган геройларга куелган һәйкәл яны тәртипкә китерелде.

Тукай! Бу исем бик җылы булып безнең күңелләргә мәңгелеккә урнашкан. Гомер буе ул безнең йөрәк түребездә идеал булып саклана, сүнмәс йолдыз булып балкып тора. Безнең күңелләрдә туган илгә, туган халыкка, туган телгә мәхәббәт хисе әнә шулай Тукай исеме белән бергә туа. 26 апрель көнне Югары Кибәхуҗа урта мәктәбендә Шигърият бәйрәме үткәрелде.  Укучылар шагыйрьнең шигырьләрен сөйләделәр, җырлар җырладылар.

Россия - күпмилләтле ил, аның һәрберсе үз сәнгатенә, гореф-гадәтләренә бай. 22 апрельдә Шармыш авылында булып узган "Библионочь 2022" һәм "Библиосумерки" чараларында катнашучылар сөлгеләрнең төрле символик мәгънәгә ия булуын, йолаларны һәм гореф-гадәтләрне белделәр. Чарага «Русский рушник – мастерство человеческих рук» дип исемләнгән күргәзмә эшләнде. Бүгенге көндә дә хөрмәтле кунакларны сөлгегә икмәк куеп, тоз белән каршы алу традициясе саклана.

26 апрель көнне Шәдке балалар бакчасында методик көн булып узды. Район мәгариф бүлегенең мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем һәм тәрбия бирү бүлеге методисты Саетова А.Н. җитәкчелегендәге комиссия мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче балаларның  мәктәпкә әзрелекләре буенча мониторинг уздырдылар.

26 нчы апрель көнне Баландыш төп гомуми белем бирү мәктәбендә татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 136 ел тулу уңаеннан   «Тукай яши  безнең күңелләрдә” дип аталган кичә үткәрелде. Балалар шагыйрьнең тормыш юлы турында мәгълүмат алдылар,әсәрләрен яттан сөйләделәр,  “Бала белән күбәләк”, “Кызыклы шәкерт”, “Кәҗә белән сарык”,”Пар ат” әсәрләрен сәхнәләштереп күрсәттеләр . Китап күргәзмәсе ярдәмендә Тукай иҗаты белән якыннанрак таныштылар. Чарада барлык укучылар да актив катнашты.Чара ахырында балалар «Туган тел» җырын башкардылар.

26 апрельдә Алан урта гомумбелем бирү мәктәбендә Чернобыль авариясенә багышланган дәрес үткәрелде. Аның максаты - экологик катастрофаның кешеклек дөньясына никадәр куркыныч тудырганын аңлату, укучыларда патриотизм хисе тәрбияләү, ликвидаторларның батырлыгын мәңгеләштерү. Балалар әлеге катастрофаның масштабларын күз алдына китерделәр, башка андый хаталарны ясамаска кирәклеген аңладылар. 

Алан урта гомумбелем бирү мәктәбендә Г.Тукайның туган көнендә "Зирәкләр һәм тапкырлар" интеллектуаль уены үткәрелде. Аның максаты - Г.Тукайның томыш юлына һәм иҗатына укучыларны тарту. Уенда 5-8 сыйныф укучылары катнашты. Кыска гына вакыт эчендә Тукай иҗатына багышланган сорауларга җавап бирделәр. Туган тел укытучысы Гатауллина Д.Г. фикеренчә, укучылар куелган мәсьәләләрне чиштеләр. Чара барышында укучылар белемнәрен тирәнәйттеләр, классик шагыйрь турында өстәмә мәгълүмат алдылар. 

26 апрель көнне Балыклы башлангыч мәктәбендә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 136 ел тулуга багышланган бәйрәм үткәрелде. Чарада без балаларга шагыйрьнең авыр балачагы, аның тормышы һәм иҗаты турында сөйләдек. «Тукай әсәрен иллюстрацияләр буенча тап» дигән викторина үткәрдек. Балалар сорауларга җавап бирделәр, бөек шагыйрьнең шигырьләрен сөйләделәр. Чара барышында балалар Габдулла Тукайның «Шүрәле» әкияте мотивлары буенча ясалган мультфильм карадылар һәм «Тукай иленә сәяхәт» дип аталган китап күргәзмәсенә күзәтү ясадылар. Ә соңыннан балалар татар халкының гимны булган «Туган тел» җырын башкардылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International