ЯҢАЛЫКЛАР


6
апрель, 2022 ел
чәршәмбе

 Бүгенге тормышны заманча коммуникация чараларыннан башка күз алдына китерүе дә кыен. Бер яктан дөньяви челтәр – ул җиңел юл белән мәгълүмат табу, яңа танышлар булдыру, туганнар, якыннар белән җиңел юл белән элемтәдә тору, ә икенче яктан күп вакытны экран каршында утыру балалар өчен бик зыянлы. Балаларга әңгәмә барышында интернет, социаль челтәрләрнең зыянлы яклары турында сөйләнде. Шулай ук “Интернет кешенең дустымы әллә дошманымы?” дигән темага фильм күрсәтелде.

Китап укучыларга яңа кайткан китаплар, журналлар тәкъдим итте. Алар үзләренә ошаган китапларны, журналларны  өйләренә укырга алдылар.

Бу көнне елмаеп каршы алсаң, ел буена елмаеп йөрерсең.Көлгән вакытта кешенең йөзгә якын бит мускулы хәрәкәткә килә. Шуңа күрә көлик! Көлү кешенең гомерен озайта. Менә нинди зур көчкә ия ул көлү! Бер-береңә елмайсаң, дөнья яктырып, җылынып китә.Безнең Теләченең 3нче номерлы балалар бакчасында  Көлке көне узды, балаларга шатлык алып килүчеләрдән клоуннар булды. Кызыклы тамашаны әзерләүдә  музыка җитәкчесенә Сафина Р.К.га, тәрбияче Гимадиева Г.И.га зур рәхмәтебезне белдерәбез.

Балалар оешмалары эшчәнлегенең нәтиҗәсе,  бу өлкәдә эшләүчеләрнең осталыгыннан тора. Өлкән сыйныф әйдаманнары башлангыч сыйныф укучылары белән эшләгәндә,  лидерлыкны үстерү  мөмкин.

 Шөгылебездә Саба һәм Теләче муниципаль районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге районара бүлегенең өлкән инспекторы Тимерханов Ленар Марсель улы да катнашты. Шөгыльнең максаты: балаларны янгын сүндерүче һөнәре, аның куркыныч хезмәте, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре белән таныштыру; янгын чыккан очракта үз-үзеңне тоту кагыйдәләре; янгын формасын карау; өлкәннәр белән диалог алып барырга өйрәтү; әдәпле, ихтирамлы сөйләшергә өйрәнү. Шөгыльдә эш оешкан төстә, кызыклы, эчтәлекле барды. Шөгыль барышында командада эшләү, бер-берең белән һәм өлкәннәр белән үзара бәйләнеш кебек сыйфатлар формалашты.

1 апрель көнне Теләче муниципаль районы Олы Мишә урта мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы (җит. Миннебаева Г.Ш.) Гиниятуллина Дилбәр укучылар, студентлар һәм педагогларның Габдулхак Каюмов исемендәге «Эзләнүләр аша камиллеккә» дип аталган XVI Республика фәнни-тикшеренү укуларында катнашты.  Әлеге конференция Казан (Идел буе) федераль университеты белән берлектә укучыларны тикшеренү эшләренә, рухи кыйммәтләргә, милли мәдәният традицияләренә җәлеп итү, сәләтле, талантлы яшьләрне ачыклау максатыннан үткәрелде.

30 нчы март көнне балаларны-сәламәтләндерү белем бирү (профильле) үзәгендә тәрбияләнүчеләр, Саба муниципаль районының 2021-2022 нче елның сезон ябылуга багышланган чаңгы ярышларында катнаштылар.           Узышлар нәтиҗәләре буенча Насыйбуллин Азамат 3 нче урынны алды.

Укучыларның коммуникатив компетенциясен үстерү һәм талантлы яшьләргә ярдәм итү өчен шартлар тудыру максатыннан, 2022 елның 31 мартында, Татарстан Республикасы Буа шәһәренең 5 нче гимназиясе базасында «чит тел - мәдәниятләр диалогы» дип аталган төбәкара фәнни — гамәли конференция узды. Конференциядә укучылар өч юнәлеш буенча үзләренең тикшеренү эшләрен тәкъдим иттеләр: "Илне өйрәнү", "Филология" һәм "Туган якны өйрәнү". Конференциядә Иске Җөри урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Зарипова Нурзилә Айрат кызы (фәнни җитәкчесе - инглиз теле укытучысы Хөсәенов Зиннур Зөфәр улы) катнашты. "Туган якны өйрәнү" секциясендә ул үзенең тикшеренү эшен уңышлы яклады һәм III дәрәҗә диплом белән бүләкләнде.

30 нчы март көнне Теләченең оченче номерлы балалар бакчасында «Асылташлар» район конкурсы булып узды. Конкурс үсеп килүче буынның ата-бабаларыбызның тарихи-мәдәни мирасы белән кызыксынуын арттыру максатыннан оештырылды һәм үткәрелде.

Әмма чыгарылыш сыйныф укучылары өчен яз имтиханнарга  актив әзерлек чоры. Бердәм дәүләт имтиханнары -югары сыйныф укучылары өчен җитди сынау. Бу үз белемнәрен тикшерү мөмкинлеге, һәр кеше тормышында бу җаваплы чор. Бүген 9-11нче сыйныф укучылары өчен география буенча консультация үткәрелде, анда экзаменга әзерлек мәсьәләләре каралды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International