ЯҢАЛЫКЛАР


6
апрель, 2022 ел
чәршәмбе

Язгы каникулны  күңелле итеп үткәрү максатыннан Иске Җөри авылы китапханәсендә  балалар белән  “Журнал патшалыгының хәзинәләрен барлыйк» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате  үтте. Укучылар китапханәгә килә торган “Сабантуй”, “Салават күпере” журналларының битләре буенча сәяхәт ясадылар. Бу кызыклы һәм мавыктыргыч  журналлардагы рубрикалар, мәкаләләр белән якыннан таныштылар.  Шигырь, хикәя, әкиятләрдән өзекләр укыдылар, кроссвордлар чиштеләр. Әлеге чара кызыклы һәм нәтиҗәле узып, балаларның күңеленә хуш килде.

Балалар бу чарада катнашып, кошлар, аларның яшәү урыны һәм гадәтләре турында белемнәрен киңәйттеләр. Китапханәче балаларның игътибарын табигатьне саклауга, игелек, шәфкатьлелек күрсәтүгә юнәлтергә тырышты. Чара «Скворцы» һәм «Совы» командалары арасында тәрбияви уен формасында үтте, анда катнашучылар «Тайны пернатых», «Птичьи профессии», «Продолжи фразу», «Чей это голос” ярышларында белемнәрен күрсәтте. Ахырда «Пернатые - наши друзья» китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.

Укучыларның язгы каникулларын файдалы итеп үткәрү өчен әзерләнгән бу чарада балалар бик теләп катнаштылар.

Тарихы ерак гасырларга тоташкан шахмат уены бүгенге компьютер, гаджетлар дөньясында да популярлыгын югалтмый. Шахмат уенының иң төп әһәмияте  -  кешенең интеллектуаль сәләтен үстерергә ярдәм итүдә. Шахмат  уены  акылны чыстарта, фикерләү сәләтен үстерә.

Шул уңайдан Күкчә авылы китапханәсендә балалар өчен юбилярның әкиятләре буйлап сәяхәт оештырылды. Чарада катнашучылар Чуковскийга багышланган китап күргәзмәсе белән танышты, киң күңелле, мәрхәмәтле, ярдәмчел кебек сыйфатларга өндәүче "Доктор Айболит", "Мойдодыр", "Муха Цокотуха" һ. б. әсәрләрен искә төшерде, әдәби викторина сорауларына җавап бирде.

Туган тел - рухи байлыгыбыз сандыгына ачкыч ул. Халкыбызның гасырлар буе яшәп килгән, буыннан-буынга тапшырылган тормыш тәҗрибәсе, гореф-гадәтләрен, әхлак кануннарын, йола-бәйрәмнәрен, әдәбият һәм сәнгать әсәрләрен - кыскасы, рухи байлыгыбызны тирәнтен аңлау һәм үзләштерү туган телдән башка мөмкин түгел. Ана телендә тәрбияләнгән бала гына, үз халкының әхлак кануннарын кабул итеп, милләтенә, аның теленә һәм гореф-гадәтләренә чын мәгънәсендә ихтирамлы була ала.

2022 ел очен расланган график нигезендэ район авыл хужалыгында эшлэуче хужалыклардагы трактор хэм тагылма арбаларга техник карау бара. 1 апрель конне мондый чара «Август-Телэче» ЖЧШ дэ башкарылды.

Теләче муниципаль районының «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге каршындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре инде берничә ел дәвамында “Альпари” хәйрия фонды белән күп балалы гаиләләргә, авыр тормыш хәлендә калган, күп балалы һәм инвалид бала тәрбияләүче гаиләләргә хәйрия ярдәме күрсәтү  максатыннан хезмәттәшлек итәләр.

Теләче муниципаль районының «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге каршындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы Гайнетдинова Ф.Т. үткәргән «Үз кулларың белән зоопарк» дәресләрендә балалар белән зоопаркта яшәүче хайваннар, кошлар һәм бөҗәкләр пластилиннан ясала.

1 нче апрель көнне Олы Мәтәскә балалар бакчасында кышны озату  уңаеннан "Кышны озату" бәйрәме уткәрелде . Балалар бәйрәмдә яз турында шигырьләр һәм җырлар башкардылар, татар халкының мәкальләрен  искә төшерделәр. Бәйрәмгә кунак булып Нәүрүзбикә килде. Балалар карга боткасыннан авыз иттеләр. Бәйрәм бик күңелле үтте. 

Россия халыкларының халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елы кысаларында  30 март көнне Теләченең 3 нче номерлы балалар бакчасы мәгариф бүлеге белән берлектә “Асылташлар” районкүләм бәйгесен уздырды. Бәйгенең максаты- үсеп килүче буынның ата-бабаларыбызның тарихи-мәдәни мирасы белән кызыксынуын арттыру,  гаиләгә, гаилә кыйммәтләренә аңлы мөнәсәбәт формалаштыру,  балаларның иҗади мөмкинлекләрен үстерү һәм милли мәдәниятнең төрлелеген ачып бирә торган халык традицияләренә якынаю.Бу бәйгедә безнең Олы Кибәхуҗа балалар бакчасында тәрбияләнүче ике кызыбыз да катнашты. Муликова Мәдинә иң талантлы кыз” , Ситдикова Зәлинә “Иң гүзәл кыз” номинацияләрендә җиңү яуладыдлар  Бәйге тәлапләре буенча, балалар  үзләре белән таныштырдылар, сәләтләрен күрсәттеләр. Һәр катнашкан бала дипломга һәм истәлекле бүләккә ия булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International