Әлеге көн уңаеннан Урта Мишә авыл китапханәсендә “Андерсен әкиятләре мозаикасы” исемле әдәби уен үткәрелде. Катнашучы балалар Х. Андерсенның балачагы, иҗаты белән һәм балалар китабының тарихы белән танышты. “Әкиятне таны” викторина сорауларына җавап бирде, “Сүзләрне тап” дип исемләнгән тапкыр-шоу программасы үткәрелде. Чара ахырында балаларга мультфильмнар күрсәтелде.
Кошлардан башка табигать җансыз. Аларның күңелле, моңлы тавышлары табигатьне яшәртә, күңелләребезгә дәрт һәм шатлык өсти. Кошлар - табигать күрке.
Аның максаты - илдә яшәүче халыкларның гореф-гадәтләрен, тарихи мирасын, мәдәниятен саклап калу. Татар халкының тирән тәрбияви һәм әхлакый әһәмияткә ия булган йола-бәйрәмнәре, гореф-гадәтләре бихисап. 1 апрель көнне Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Авыл – мәдәни мирас сандыгы” исемле очрашу кичәсе үткәрделәр.
4 апрель көнне безнең Олы Мишә балалар бакчасында янгын куркынычсызлыгы буенча планлы тикшерү үткәрелде. Тикшерүгә Саба һәм Теләче муниципаль районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге районара бүлегенең өлкән инспекторы Л.М.Тимерханов килде.
2 – апрель- Халыкара балалар китабы көне буларак билгеләп үтелә. Балалар китабы озак еллар бкена киләчәк буынны тәрбияләү чарасы, тормышта дөрес юнәлеш сайлау өчен маяк булып тора. Китап укып үскән баланың күңеле чиста,уйлау сәләте югары дәрәҗәдә була.
2022 елның 31 мартыннан 1 апреленә кадәр Арча шәһәрендә 2013 елларда туган яшүсмерләр командалары арасында мини - футбол буенча Татарстан Республикасы Кубогының зона этабы узды. Безнең районны балаларга өстәмә белем бирү педагогы Илнар Илфат улы Вафин җитәкчелегендә Теләче урта мәктәбеннән малайлар тәкъдим итте.
1 апрель - кошларны яклау көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан Баландыш төп мәктәбенең мәктәпкә әзерлек төркемендә Карга боткасы бәйрәме үткәрелде.
Әлеге уңайдан Максабаш авылы мәдәният хезмәткәрләре балалар бакчасында тәрбияләнүче мәктәпкәчә яшьтәге балаларга “Кошлар – безнең дусларыбыз” дип исемләнгән тәрбия сәгате үткәрделәр. Чара барышында балаларга кошлар, аларны саклау турында сөйләнде. “Рәсемнән кошларны тану”, “Кош рәсеменнән пазл җыю”, табышмаклар чишү кебек уеннар уйнатылды, соңыннан балалар үзләренә ошаган кош рәсеме ясадылар. Әлеге чараның максаты: кечкенәдән балаларның кошлар турындагы белемнәрен тирәнәйтү, туган җиребезне ярату кебек хисләр тәрбияләү.
Кошлардан башка табигать җансыз. Аларның күңелле, моңлы тавышлары табигатьне яшәртә, күңелләребезгә дәрт һәм шатлык өсти. Ел саен 1 апрельдә Халыкара кошлар көне билгеләп үтелә. Бу вакыйга кысаларында Күкчә авылы мәдәният хезмәткәрләре балалар өчен “Кошлар -безнең дусларыбыз” дип исемләнгән әңгәмә үткәрделәр. Чарада катнашучылар кайбер кошларның тормышыннан кызыклы вакыйгалар, кошларның табигатьнең мөһим өлеше булуы турында белделәр. Балалар үзләренең яраткан кошларын рәсемгә төшерделәр. Шулай ук кошлар турында сорауларга җаваплар әйтелде, мәкальләр һәм әйтемнәр, табышмаклар искә төшерелде.
Шул уңайдан 1нче апрель көнне Югары Кибәхуҗа авылы китапханәчесе «Кояшкай» балалар бакчасында кунакта булды. Ул тәрбиячеләр белән берлектә "Әкият илендә кунакта" дигән бәйрәм чарасы үткәрде. Балалар бәйрәмнең барлыкка килү тарихын белделәр, "Китап паровозигы" һәм "Әкият җый" дигән күңелле уеннар уйнадылар, табышмакларга җавап бирделәр, яраткан әкиятләрен искә төшерделәр.