19 март көнне Балаларны сәламэтлэндеру белем бирү(профильле) узәгендэ тәрбияләнуче Сәхабиева Гөлгенә хэм Насыйбуллин Азамат Казан яшьүсмерләр чаңгы марафонында катнашып Гөлгенә 3 нче зурлар разряды, Азамат 2 нче яшьүсмерләр разряды утэде.
18 мартта Россия Федерациясендә Кырымның Россия белән кушылу көне билгеләп үтелә. Кырым Республикасы территориясендә бу көн бәйрәм һәм ял көне булып санала. Кырым һәм Севастопольнең Россия белән яңадан кушылуы Ватаныбыз тарихының яңа битен ачты.
Элек-электән әби-бабаларыбыз матурлыкка омтылганнар. Аларның матурлап, бизәп эшләнгән бишекләре, сандыклары, күңел нурын сибеп чиккән алъяпкыч-сөлгеләре, бизәкләп тукыган ашъяулыклары, кулъяулыклары моны исбатлый. Бу күңел бизәкләре тиңсез хәзинә һәм алар белән якыннан танышу, милли сәнгатькә мәхәббәт һәм ихтирам тәрбияләү бүгенге көндә дә бик актуаль. Шуны истә тотып, Казаклар авылы китапханәсе клуб белән берлектә "Гаиләмнең кадерле ядкәрләре” дип исемләнгән фольклор кичә үткәрелде.
17-19 март көннәрендә Алабуга шәһәрендә 2006-2007 елгы кызлар арасында волейбол буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узды. “Теләче” спорт мәктәбе тренеры Закиев Әзһәм Хәмзә улы җитәкчелегендә Теләче районы данын Шәтке һәм Теләче урта мәктәбе укучылары яклады.
Балаларыбызны халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары белән таныштыру максатыннан, Теләченең беренче номерлы балалар бакчасында «Нәүрүз котлы булсын!» дип аталган күңел ачу чарасы булып үтте.
Алар укуда гына түгел, спортта да калышмый. 17 март көнне тренер Хәкимов Рафил Рефатович җитәкчелегендә “Юность" мәктәп спорт клубы командасы Лениногорск районына мәктәп клубларының Бөтенроссия спорт уеннарының финал уеннарында катнашу өчен барды. Аннан Теләче урта мәктәбе командасы зур җиңү белән кайтты. 14 команда арасыннан Теләче урта мәктәбе командасы лаеклы 2 урынны яулады. Спортның аерым төрләрендә урыннар түбәндәгечә бүленде: бадминтон буенча егетләр командасы-3 урын, кызлар командасы-4 урын, баскетбол буенча егетләр һәм кызлар командасы 3*3 – 5 урын, җиңел атлетика һәм эстафета-5 урын, кызлар командасы йөзү буенча – 3 урын, егетләр командасы - 2 урын. Шулай итеп, команда 2 нче урынны яулады. Команданы һәм тренер Рафил Рефатовичны бу зур җиңүе белән котлыйбыз!
19 март көнне Арча районында узган "Созвездие - Йолдызлык-2022" зона фестиваленең икенче турында "Чулпан" бию төркеме беренче урынны яулады һәм Казан шәһәрендә узачак XXII "Созвездие-Йолдызлык – 2022" ачык республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең суперфиналында катнашу өчен чакыру билеты алды. Яшь йолдызчыкларыбызга уңышлар телибез.
Ярышта яшьләр дә, олылар да катнашты. Иске Җөри урта мәктәбенең 5 сыйныф укучысы Бәдриев Мөхәммәт 2010 елгы һәм аннан яшьрәкләр арасында 3нче урынга, ә башлангыч сыйныф укытучысы Бәдриева Наилә 1987 елгы һәм өлкәнрәк арасында 1нче урынга лаек булдылар. Ярыштан соң тәмле итеп күчтәнәчләр белән чәй эчү оештырылган иде.
Халкыбызның рухи мирасын саклау, милләтебезнең асыл бизәкләренә мәхәббәт тәрбияләү, балаларны чигү тарихы белән таныштыру максатыннан, Казаклар авылы китапханәсендә балалар өчен “Сөлге чигәм асыл җепләр белән” дип исемләнгән осталык дәресе үткәрелде. Нәсимә Рәхмәтуллина балаларга сөлге чигү буенча мастер-класс күрсәтте. Сөлге чигү серләренә өйрәтте, сөлгенең татар халкы тормышында нинди урын тотканын сөйләде. Балалар бөтен күңелләрен, игътибарларын туплап, зур кызыксыну белән чигү серләренә төшенделәр. Үз хезмәтләренә бик куанып, сөенеп, алга таба да очрашуга чакырып калдылар.
Аларның матурлап, бизәп эшләнгән бишекләре, сандыклары, күңел нурын сибеп чиккән алъяпкыч-сөлгеләре, бизәкләп тукыган ашъяулыклары, кулъяулыклары моны исбатлый. Бу күңел бизәкләре тиңсез хәзинә һәм алар белән якыннан танышу, милли сәнгатькә мәхәббәт һәм ихтирам тәрбияләү бүгенге көндә дә бик актуаль. Шуны истә тотып, Казаклар авылы китапханәсе клуб белән берлектә «Гаиләмнең кадерле ядкәрләре” дип исемләнгән фольклор кичә үткәрде. Нәсимә әби бәйрәм кунакларын сандыктагы хәзинәләр белән таныштырды. Һәрбер укучы әби-бабайларыннан кадерле ядкәр булып сакланып калган истәлекләре белән уртаклашты. Рәхмәтуллиннарның гаилә шәҗәрәсе белән танышу балаларда бик зур кызыксыну уятты. Бәйрәмебез гармун, курай моңнары, күңелле уеннар белән бергә үрелеп барды.