ЯҢАЛЫКЛАР


8
февраль, 2022 ел
сишәмбе

8 нче февраль көнне район мәдәният йортында Теләче муниципаль район Советының киңәйтелгән уналтынчы утырышы узды. 2021 елда районның социаль –экономик үсеш нәтиҗәләре һәм 2022 нче елга бурычлар  турында район башлыгы Хаҗипов Нәҗип Нәкыйп улы чыгыш ясады. Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Премьер - министры Песошин Алексей Валерьевич катнашты  һәм чыгыш ясады. Ул Теләче халкына республиканың иҗтимагый тормышында, федераль һәм республика дәрәҗәсендәге бурычларны тормышка ашыруда актив катнашулары өчен рәхмәтен җиткерде.


7
февраль, 2022 ел
дүшәмбе

2022 елның 7 февраленнән 18 февраленә кадәр чорда «Саба һәм Теләче районнарында яшәүчеләрнең сорауларына Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең Саба, Мамадыш, Кукмара, Теләче районнары буенча территориаль бүлеге белгечләре җавап бирәчәк, 884(362) 2-39-40 номеры буенча шалтыратырга мөмкин.


3
февраль, 2022 ел
пәнҗешәмбе

2022 елның 2 февраль көнендә Әбде авылында яшәүче тыл ветераны Иглепова Ольга Николаевнага 90 яшь тулды. Шул уңайдан юбилярга Россия  Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗиповның тәбрикләмәләре тапшырылды. Район социаль яклау бүлеге җитәкчесе  Фәридә Галимова һәм Әбде авыл җирлеге башлыгы Нияз Рахматуллин Ольга Николаевнага изге теләкләрен җиткереп, истәлекле буләк һәм чәчәк бәйләме тапшырдылар.

Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.

3 февральдә  Баландыш  төп гомумбелем бирү мәктәбендә ZOOM аша  яшүсмерләр вакцинациясе  хакында  ата-аналар җыелышы уздырылды. Баландыш ФАПы фельдшеры  Хайрутдинова  А.И. ата-аналарга балаларны инфекциядән саклап калу өчен вакцина ясату кирәклеге  хакында аңлатты, 12-15 яшьлек яшүсмерләр  вакцина  ясаткан очракта   әти-әниләрдән ризалык кирәк булачагын искәртте.

2022 елның 3 нче  февралендә  Баландыш төп гомуми белем бирү мәктәбендә Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең Саба һәм Теләче муниципаль районнары буенча Эчке эшләр бүлегенең өлкән инспекторы, майор Л.М. Тимерханов  тарафыннан  тикшерү үткәрелде. Ул укучыларга ашыгыч хезмәтләрнең телефон номерларын һәм янгын сагы чакыру алгоритмын искә төшерде, янгын чыккан очракта үзеңне ничек тотарга кирәклеген аңлатты.

  2 февраль көнне Урта Мишә авыл китапханәсе «Көчле рухлылар: разведчиклар һәм партизаннар турында китаплар укыйбыз» исемле Бөтенроссия акциясендә катнашты. «Сугыш елларының каһарман балалары» дигән батырлык дәресендә балалар 1941-1945 еллардагы сугыш юллары буйлап узарга туры килгән, фронтта һәм партизан отрядларында фашистлар белән көрәшергә булышкан яшьтәшләренең язмышлары белән таныштылар. Чарада катнашучыларга Лёня Голиков, Марат Казей, Валя Котик, Зина Портноваларның батырлыклары турында сөйләнде

Шул уңайдан Югары Кибәхуҗа авыл китапханәсендә "Галимҗан Гыйльманов иҗаты" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Китап укучылар юбилярның иҗаты белән якыннанрак танышты. Галимҗан Гыйльманов әдәбиятчы, мифолог, язучы-прозаик, шагыйрь-җырчы, публицист  һәм драматург буларак билгеле. Ул шулай ук йола сәнгате буенча зур белгеч һәм республика күләмендәге әдәби-музыкаль кичәләр оештыручы. Язучының «Самат батыр» китабын балалар бик яратып укыйлар.

2022 елның 2 февраль көнендә Җәнәй авылында яшәүче тыл ветераны Бәширова Әлфинур Нәҗип кызына 95 яшь тулды. Шул уңайдан юбилярга Россия  Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗиповның тәбрикләмәләре тапшырылды. Район социаль яклау бүлеге җитәкчесе  Фәридә Галимова һәм Олы Мишә авыл җирлеге башлыгы Фиргәть Җамалетдинов Әлфинур апага изге теләкләрен җиткереп, истәлекле буләк һәм чәчәк бәйләме тапшырдылар.

Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.


2
февраль, 2022 ел
чәршәмбе

      Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча,2022 елда пенсияләрне арттыру параметрлары яңадан каралды. Пенсияләр инфляциядән югарырак күләмдә - 8,6% ка индексацияләнәчәк. Картлык буенча иминият пенсиясенең уртача күләме индексациядән соң якынча 17,8 мең сум тәшкил итәчәк.


28
гыйнвар, 2022 ел
җомга

27 гыйнварда Россия Федерациясендә Россиянең Хәрби дан көне - Ленинград блокадасын өзү көне билгеләп үтелә. Ленинград блокадасы 1941 елның 8 сентябрендә башлана һәм 1944 елның 27 гыйнварына кадәр дәвам итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International