ЯҢАЛЫКЛАР


14
февраль, 2022 ел
дүшәмбе

«Дуслык» республика олимпиада үзәгендә Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән Министрлыгының математика фәненнән республика олимпиадасы узды. Олимпиада да 7-11 сыйныф укучылары катнашты.Теләче районы данын Теләче, Иске Җөри урта мәктәпләре һәм Баландыш төп мәктәбе укучылары яклады.

Мәктәп китапханәсе һәр укучы һәм укытучының төп таяну ноктасы булып тора. Белешмә сүзлекләр, методик ярдәмлекләр, матур  әдәбият,  вакытлы  матбугат  чаралары – һәммәсе бүгенге  укучыга  багышлана. 1нче сыйныф укучылары  мәктәп китапханәсендә экскурсиядә булдылар. Китапханәче Мөбәракшина Фәнүсә Габделбәр кызы  аларны китапханәгә кайткан дәреслекләр, матур әдәбият китаплары белән таныштырды. Балалар  китапларның мөһимлеге һәм аларның ясалу тарихы, алар белән сакчыл эш итәргә кирәклеге турында  да зур кызыксыну белән тыңладылар. Шулай ук стеллажларга тезелгән төрле темадагы китапларны зур канәгатьлек белән карап чыктылар. Экскурсия ахырында укучылар үзләренә укыр өчен китаплар алдылар.

Террорчылык күренешләренә каршы көрәш мәсьәләләре хәзерге вакытта аеруча да мөһим. Бөтен дөньяда балалар һәм өлкәннәр терроризмга каршы көрәшергә генә түгел, аның барлыкка килүен кисәтү күпкә мөһимрәк һәм нәтиҗәлерәк булуын белергә тиеш. Берләшкәч кенә без барыбыз бергә террорчылыкка каршы тора алачакбыз. Шуны истә тотып Айдар авыл китапханәсендә “Укы! Уйла! Тормышыңны куркыныч астына куйма!" дип исемләнгән күргәзмә буенча  әңгәмә үткәрелде. Әңгәмә барышында террорчылыкның кайдан барлыкка килүе, үзеңне ничек якларга һәм булдырмау юлларын табарга, ә иң мөһиме: «Терроризмны ничек җиңәргә һәм нормаль кешеләр булып калырга?» дигән мәгълүмат чаралары тәкъдим ителде.

Татар язучысы, шагыйрь, күренекле җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе, Татарстанның халык шагыйре, Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның М. Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты, Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Разил Вәлиевның 75 яшьлеге уңаеннан Теләче үзәк китапханәсенең уку залында “Рухи мирасыбыз сакчысы” дип исемләнгән күргәзмә куелды. Китап укучылар юбилярның иҗатын искә алды һәм яңа китаплары белән танышты.

Әлеге көннең  газапларын бөтендөнья  искә ала: исән калганнарны хөрмәтли һәм һәлак булучыларны искә ала. Шул уңайдан 18 гыйнвар көнне Олы Нырсы авылы китапханәчесе 9 сыйныф укучылары белән әңгәмә  үткәрде. Сыйныф сәгате башында алар: И.Бауэрның ""Память о Холокосте необходима, чтобы наши дети никогда не были жертвами, палачами или равнодушными наблюдателями" дигән сүзләрне слайд буенча укып фикер алыштылар. Әңгәмә азагында Аннаның көндәлегендә сугыш елларында яһүдләрнең тормышы турында язылган 2 язмасын укыдылар.

Шармыш авылы китапханәсендә «Здоровье дороже богатства» дип исемләнгән Китапханәче сәламәт яшәү рәвешенең мөһимлеге, наркоманиянең сәламәтлеккә йогынтысы һәм озын гомер серләре турында сөйләде. Укучыларга  «К здоровью без лекарств» дигән күргәзмә тәкъдим ителде. Аннары барлык катнашучылар фикер алышты, бер-берсенә киңәшләр бирде, файдалы рецептлар белән уртаклашты. Чара уен сәгате белән дәвам итте: кроссвордлар һәм табышмаклар чишелде. Кайбер әдәби персонажларның яшәү рәвеше һәм аларның сәламәтлеккә мөнәсәбәте турында анализ ясалды.

Хәзерге балалар туу белән цифрлы киңлеккә чумалар, заманча уңайлаштырылган технологияләр арасында яшиләр, укыйлар,  үзгә тормышны алар күз алдына да китерә алмый, чөнки өлкән буыннан аермалы буларак, аннан башка беркайчан да яшәмәгәннәр. Ел буе Әбде авыл китапханәсендә бу темага әңгәмәләр, чаралар үткәреләчәк. Мәктәп белән берлектә «Исследование кибератак» дигән исем астында узган бүгенге чара да “Нәрсә ул заманча цифрлы технологияләр?; “Алар ни өчен кирәк?” дигән сорауларга җаваплар эзләнде. Укучылар Цифровизация елы һәм аның логотибы белән таныштылар.

Халык авыз иҗаты - халыкның күңел көзгесе. Ул көзгедә тарих чагылышы. Халык авыз иҗаты әсәрләрен өйрәнү бик әһәмиятле. Ул яшь буынның зиһенен баета, дөньяга карашын киңәйтә, тел байлыгын һәм белемен үстерә. Шуны истә тотып 16 гыйнвар көнне Олы Мәтәскә авылы хезмәткәрләре “ Табышмак әйтәм, җавап тап” дигән исем белән табышмаклар кичәсе үткәрделәр. Бу чарада башлангыч сыйныф укучылары катнаштылар.  Алар ярыша-ярыша табышмакларга җаваплар эзләделәр.

Алан авылы китапханәсендә якташ язучыбыз Дания Гайнетдиновага 70 яшь тулу уңаеннан “Туган якның мин бер баласы” дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде. Чарада 6 нчы сыйныф укучылары һәм татар теле, әдәбияты укытучысы Гөлсинә Кыямова катнашты. Катнашучылар юбилярның биографиясе, аның китаплары белән таныштылар, әсәрләрен кычкырып укыдылар һәм  фикер алыштылар.


11
февраль, 2022 ел
җомга

Үз эшчәнлеге турында белешмәләрнең ачыклыгын һәм үтемлелеген арттыру максатларында 2022 елның 16 февралендә 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр «Роспотребнадзор» ның Татарстан Республикасы буенча идарәсе республика территориясендә идарәдә һәм 12 территориаль идарәдә эшкуарлар өчен бердәм "Ачык ишекләр" көне оештыра.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International