Укучылар презентация һәм күргәзмәдә әзерләнгән материаллардан бик күп файдалы мәгълүмат алдылар. Бу Кырым ярымутравының килеп чыгышы һәм тарихы, аның бай табигате һәм иң күренекле урыннары, Севастополь шәһәре, Кара диңгез флоты, 2014 елның 18 мартында узган тарихи вакыйганың әһәмияте. Чара ахырында балалар безнең көннәрдә тарихи гаделлек барлыкка килде – Россия составына федерациянең ике субъекты-Кырым һәм Севастополь законлы рәвештә әйләнеп кайтты, дигән бердәм фикер белдерделәр. Әлеге чара белән без яшьләрдә үз илебез тарихына, тулаем дәүләтебезгә һәм аның казанышларына карата горурлык һәм хөрмәт тәрбияләү, тугандаш халыклар арасында толерантлык һәм дустанә мөнәсәбәтләр тәрбияләүгә ярдәм иттек.
Теләче район мәдәният йортыннан Әлфия Поташова җитәкчелегендә, "Вокал соло" номинациясендә Диләрә Исмәгыйлова (Теләче) белән Данил Галимов (Баландыш) 2 дәрәҗә, Чулпан Зиннатуллина (Үзәк) 3 дәрәҗә дипломга лаек булдылар. Алар 17-23 апрель көннәрендә, Казан шәһәрендә узачак бәйгенең Супер финалында катнашачак. Уңышлар аларга!
Теләче районының кабат торгызылуына 30 ел тулуга багышлап Иске Җөри авылы китапханәсендә “Китап сөючеләр” берләшмәсенә йөрүче укучылар белән тематик сәгать узды. “Туган ягым Теләче” дип исемләнгән күргәзмәгә күзәтү ясалды.
18 нче март көнне Теләче урта мәктәбендә Крымның Россия составына яңадан кушылуына багышланган сыйныф сәгатьләре үтте.
18 март көнне Теләче балалар китапханәсендә 3 нче номерлы «Шатлык» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән «Татар теле – шагыйрьләр теле» дип исемләнгән кичә үткәрелде. Иң элек балалар «Әкиятләр дөньясында», «Мин башлыйм, син тәмамла», «Серле сандык» кебек уеннарда катнаштылар. Соңыннан татар телендә матур итеп шигырьләр сөйләделәр. Ахырдан кечкенәләр өчен татар телендә мультфильмнар күрсәтелде. Әлеге чара Туган ил, туган як турындагы әсәрләргә кызыксыну уяту, туган телгә һәм китапка сакчыл караш тәрбияләү, балаларда патриотизм, толерантлык хисләре формалаштыру максатыннан уздырылды.
Рәсем ясау күрү сәләтен, хәрәкәтләнүне, дөнья турындагы күзаллауны арттыра. Шул исәптән Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре 17 нче март көнне “Укыйбыз һәм рәсем ясыйбыз” дип исемләнгән иҗат бәйгесе үткәрделәр. Бу бәйге берләшмәгә йөрүче укучылар белән уздырылды. Укучылар әкиятләрне тыңладылар һәм андагы геройларны кәгазьгә төшерделәр. Әлеге чара балалар өчен кызыклы һәм мавыктыргыч булды.
18 март көнне Теләче үзәк китапханәсе хезмәткәрләре үз Ватанының лаеклы гражданнарын, патриотларын тәрбияләү, үз Ватаныңа карата мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләү максатыннан Орымширмә башлангыч мәктәп укучыларына "Кырым – безнең Россиянең бер кисәге» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрде. Чарада катнашучылар Кырым тарихы һәм легендалары, шулай ук Кырымның истәлекле урыннары турында белем алдылар.
Инстаграм социаль челтәр битендә укучыларга «Самые интересные легенды о достопримечательностях Крыма». дигән презентация тәкъдим ителде.
Теләче муниципаль районында Татарстан Республикасының Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Абдреева Ю.И. катнашында зона киңәшмәсе булып узды. Киңәшмә күрше-тирә районнарның халыкка комплекслы ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре белән берлектә үткәрелде. Көндәлек эш барышында килеп туган проблемалар хакында фикер алышынды. Аерым игътибар социаль яктан куркыныч хәлдә булган гаиләләр белән эшләү һәм социаль ярдәмгә мохтаҗларны озак вакытлы карау системасы белән бәйле мәсьәләләргә бирелде.
Дмитриева Л.А. белән әңгәмә вакытында сугышта ир-атлар гына түгел, хатын-кызларның да зур өлеш кертүе хакында әйтелде. М. Галлайның «Летчик Валентина Гризодубова» китабына кыскача күзәтү үткәрелде. Лидия Александровна сугыш һәм сугыштан соңгы чорның авыр ачлык елларын, фронтта һәм тылда һәлак булган әби-бабайларын, туганнарын искә төшерде. Шулай ук балачагы турында, алар туган колхоз кырларында ничек эшләгәннәр, фронтка посылкалар җибәрү өчен бияләйләр һәм оекбашлар бәйләгәннәрен, азык өчен үлән җыйганнарын, сугыш бетеп Бөек Җиңүне каршы алуларын сөйләде. Әмма сугыш һәм сугыштан соңгы авырлыкларга карамастан, кешеләр ярдәмчел һәм шат күңелле була.
Без күп гасырлар дәвамында дөньяви һәм дини гыйлемне фәкать китап аша гына алганбыз. Халкыбызның гыйбрәтле тарихын да, буыннардан буыннарга күчеп килгән әдәби мирасын да, рух ныклыгын да безгә китап сеңдергән. Балаларда китап уку культурасы тәрбияләү, сөйләм телен үстерү, шулай ук фикерләү сәләтен арттыру максатында, Балыклы авылы мәдәният йортында Алан авылы күчмә китапханәсе белән берлектә, "Без-китаплы халык" дип исемләнгән әдәби кичә үткәрелде. Чарага катнашучы балалар татар китабы тарихы, аның кеше тормышындагы роле турында мәгълүмат алдылар,сөйләм телен һәм фикерләү сәләтен арттыру өчен дидактик уеннар уйналды,сәхнәдә үз-үзеңне тоту һәм сәхнә теле буенча мастер - класс күрсәтелде. Чара ахырында туган телебезгә багышланган шигырьләр укылды.