ЯҢАЛЫКЛАР


17
октябрь, 2016 ел
дүшәмбе

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы приказы нигезендә авыл хуҗалыгы өлкәсендә озак еллар намуслы хезмәтләре өчен Теләче районы Авыл хуҗалыгы идарәсе белгече Хабирова Гөлназ Васиховнага һәм  “Теләчеагрохимсервис” ААҖ җитәкчесе Хакимов Ленар Сабирҗановичка Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының рәхмәте тапшырылды.

Бу ярышта “Телэче” балалар  һэм  яшусмерләр спорт мектәбе тренерлары Закиев А.Х,, Габделхаев Р.Х  җитәкчелегендә Шадки һәм Иске Җөри урта мәктәбенән кызлар җыелма командасы катнашты.

            Уенда 12 команда (Алексеевск, Арча, Менделеевск,Б.Сабасы, Буа, Нурлат, Теләче, Сарман,Мамадыш,Аксубай, Чистай ,Минзәлә) катнашты. Барлыгы 130 кеше.

Шушы темага күргәзмә дә оештырылды. Күргәзмәнең «Алардан үрнәк алырга кирәк түгел» дигән бер бүлеге шапшак балалар турында китаплар туплануы белән кызыклы.

Түбәндәге китаплар мисалында сәламәтлекне саклау өчен көндәлек шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәү кирәклеге турында сөйләнелде. Барлык балалар да сорауларга дөрес җаваплар бирделәр. Шул китаплар буенча төшерелгән мультфильмнарны бик канәгатьлек белән карадылар.

Әлеге акция кысаларында китапханәдә шагыйрьнең  тормыш юлын һәм иҗатын яктырткан  «Мятежный парус Лермонтова» исемле күргәзмә эшләде, шагыйрь тормышының күренекле фактларын, мөһим этапларын яктырткан «Михаил Юрьевич Лермонтов» дигән буклет  тәкъдим ителде, папка тупланды, китапханәченең  сөйләве слайдлар белән үрелеп барды.

15 октябрь көнне Теләче авылында «Үз агачыӊны утырт!» акциясе кысаларында агач утырту өмәсе үтте. Анда Балалар иҗат үзәге хезмәткәрләре катнашты.  Өмә барышында алар Теләче үзәк ял паркына Теләче районыныӊ яӊадан торгызылуына 25 ел тулу уӊаеннан 25 төп каштан агачы, ә Теләче Сабан туе уза торган паркта Саба урман хуҗалыгыннан кайтартылган 500 төптән артык чыршы агачы утыртуда үзләренеӊ өлешләрен керттеләр.

Балаларны китапханәгә кайткан яңа китаплар белән таныштырды. Балалар  очрашуга бик шат булдылар.

Китапханәгә килүче  «Мурзилка», «Миша», «Зонтик» журналларына күзәтү уздырылды.  Балалар журналлардагы хикәя һәм шигырьләрне укыдылар, кроссворд һәм табышмакларны чиштеләр. Табигать сөючеләргә “Филя” тәкъдим ителде.

Китап укучыларга яңа кайткан китаплар, җурналлар тәкъдим итте. Алар үзләренә ошаган китапларны, җурналларны  өйләренә укырга алдылар.

Китап укучылар презентация  ярдәмендә шагыйрьнең тормыш юлында булган кызыклы фактлар турында белделәр. Мондый очрашулар китап укучыларның әдәбият даһилары турындагы белемнәрен арттырырга мөмкинлек бирә.

15 нче сентябрьдә Үзәк авыл китапханәсендә үткән «Туган якта көз» дигән рәсем ясау конкурсында катнашып балалар үзләренең көзгә соклануларын белдерделәр. Ачык буяулар ярдәмендә табигатьнең матурлыгын күрсәтергә тырыштылар. Барлык рәсемнәр дә кабатланмас, якты, кызыклы килеп чыкты. Балалар ясаган рәсемнән күргәзмә ясалды.  Шулай ук яшь укучылар бу матур һәм моңсу  ел фасылы  турында шигырьләр искә төшерделәр. Көз турында табышмаклар чиштеләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International