17 нче октябрь көнне Үзәк авыл китапханәсендә 2 нче сыйныф укучылары белән «Чисталык-сәламәтлекнең нигезе» дигән темага әңгәмә үткәрелде.

2016 елның 17 октябре, дүшәмбе

Шушы темага күргәзмә дә оештырылды. Күргәзмәнең «Алардан үрнәк алырга кирәк түгел» дигән бер бүлеге шапшак балалар турында китаплар туплануы белән кызыклы.

Түбәндәге китаплар мисалында сәламәтлекне саклау өчен көндәлек шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәү кирәклеге турында сөйләнелде. Барлык балалар да сорауларга дөрес җаваплар бирделәр. Шул китаплар буенча төшерелгән мультфильмнарны бик канәгатьлек белән карадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International