Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы приказы нигезендә авыл хуҗалыгы өлкәсендә озак еллар намуслы хезмәтләре өчен Теләче районы Авыл хуҗалыгы идарәсе белгече Хабирова Гөлназ Васиховнага һәм “Теләчеагрохимсервис” ААҖ җитәкчесе Хакимов Ленар Сабирҗановичка Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының рәхмәте тапшырылды.