30 октябрь илебездә Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне буларак билгеләп үтелә.

2023 елның 2 ноябре, пәнҗешәмбе

Россия тарихында җан өшетерлек вакыйга булып уелып калган репрессия еллары әле бүген дә күпләрнең күңелендә саклана. Күпме кеше гөнаһсызга рәнҗетелеп, төрле җинаятьләрдә гаепләнеп, туган якларыннан куылган, физик һәм рухи яктан юк ителгән. “Халык дошманы”, “Халык дошманы баласы” дигән тамга аларга тыныч яшәргә ирек бирмәгән, һәр көнне җәберләүләргә дучар итеп торган. Нахакка гаепләүләр күпме кешенең гомерен вакытыннан алда алып киткән, күпмесенең йөрәген, җанын әрнеткән, әби-бабалары нигезен, туфрагын соңгы сулышларына кадәр сагындырып яшәткән. 31 октябрь көнне, сәяси репрессия корбаннарын искә алып, Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Күңелләрдә калган мәңгелек яра” исеме астында алу көнен билгеләп үттеләр. Бу кичәдә “Җәүһәр” клубында йөрүчеләр катнаштылыр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International