Бүген безнең балалар бакчасында бу датага багышланган музыкаль-тематик күңел ачу кичә үтте. Бәйрәм Россия Гимнын башкарудан башланды . Бәйрәмне алып баручылар Россиянең дәүләт символлары: флаг, герб, гимн турында сөйләделәр. Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары милли костюмнарда Россия, аның бөеклеге турында җырлар җырладылар, биюләр башкардылар, татар һәм рус уеннарын рәхәтләнеп уйнадылар. Балаларга күптәнге вакыйгалар, ата-бабаларыбызның азатлыгы һәм бәйсезлеге хакына берләшкән батырлыклары турында презентация тәкъдим ителде. Халыклар бердәмлеге көне - ул барлык кешеләрнең бердәмлеге бәйрәме, без барыбыз да төрле, әмма безне күп нәрсә берләштерә!