Мини-футбол буенча Татарстан Республикасы беренчелегенең зона этабында катнашты.

2023 елның 7 ноябре, сишәмбе

2023 елның 2 ноябреннән 3 ноябренә кадәр «Батыр» спорткомлексында  өстәмә белем бирү педагогы Рөстәм Габделгазиз улы Хәбировның яшүсмерләр командасы, 2008-2009 елгы яшүсмерләр арасында мини-футбол буенча Татарстан Республикасы беренчелегенең зона этабында катнашты. Команда составы: Ибраһимов Дилюс, Исмәгыйлев Самир, Фатихов Руслан,Антонов Альмир, Зәйниев Риназ, Зәйнетдинов Альмир, Абдуллин Самир, Ибраһимов Илназ, Мөхәммәтшин Ралиф.

Уеннар нәтиҗәләре буенча безнең егетләр 1 урынны алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International