2023 нче елның 2 нче ноябрендә Теләченең 2 нче номерлы балалар бакчасында “Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә Татарстан республикасы халыклары традицияләрен кулланып, мәктәпкәчә яшьтәге балаларның танып белү - сөйләм үсеше өчен шартлар тудыру» дигән темага семинар булып үтте. Семинарда сүз балалар бакчаларында балаларны татар халкының милли мәдәнияте, гореф – гадәтләре үрнәгендә тәрбияләү, әхлак тәрбиясе бирү, ата-аналар белән бу юнәлештә эшне оештыру турында барды. Семинарда Теләченең 2 нче номерлы балалар бакчасы тәрбиячеләре ачык дәресләр күрсәтте. Чарадан соң тема буенча фикер алышулар дәвам итте, алга таба эшчәнлек өчен максатлар билгеләнде.