Бүген Теләче 3нче номерлы балалар бакчасында Яңа ел иртәләре башланды, һәм бизәкле чыршыга беренче булып уртанчылар һәм зурлар төркемнәре килде. Балалар Кыш бабай һәм Кар Кызы, әкият геройлары Баба Яга, Шурале һәм почтальон Печкин белән очраштылар. Балалар матур чыршы янында Кыш бабай һәм Кар кызы белән күңел ачтылар. Алар әйлән-бәйлән йөрделәр, шигырьләр сөйләделәр, уеннар уйнадылар, биеделәр. Әлбәттә инде балалар янына Кыш бабай бүләкләр белән килде. Бәйрәм балаларга бары тик уңай эмоцияләр генә китерде һәм Яңа елны якынайтты.