Шармыш авылы китапханәчесе «Покормите птиц зимой, чтобы пели вам весной!» дип исемләнгән экологик акция үткәрде.

2023 елның 22 декабре, җомга

Биредә ул яшь укучыларны безнең районның кышлаучы кошлары белән таныштырды. Кошларга җимлекләр ясау буенча үзенең тәкъдимнәрен сөйләп үтте. Балалар табышмаклар әйтеп, кошлар турында шигырьләр тыңладылар. Китапханәдә "Кышын кошларга булышыйк" дигән китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды. Соңннан  барысы бергә китапханә янындагы агачларга җимлекләр элеп, кошлар өчен  махсус әзерләнгән азыкларны салдылар.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International