Махсус операциядә хезмәт итеп, вакытлыча ялга кайткан Биккинин Айтуган Рашит улы һәм Хафизов Илдар Тахир улы белән очрашу булды.

2023 елның 22 декабре, җомга

22 нче декабрь көнне Алан урта мәктәбендә, махсус операциядә хезмәт итеп, вакытлыча ялга кайткан Биккинин Айтуган Рашит улы һәм Хафизов Илдар Тахир улы белән очрашу булды. Алан авылы мәдәният йорты директоры Замалиева Г.Г. белән берлектә уздырылган әлеге чара укучыларда Ватанга мәхәббәт, өлкәннәргә ихтирам хисләре тәрбияләүгә нигезләнде. Илдар һәм Айтуган укучылар белән аралаштылар, физик тәрбиянең томыш өчен мөһим икәненә басым ясадылар. Без аларга саулык, тыныч таңнар белән исән-сау әйләнеп кайтуларын телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International