Җирдәге барлык илләр дә елына бер тапкыр бу әкияти бәйрәм - яңа елны билгеләп үтәләр, һәм барлык балалар да аны бик яраталар һәм зарыгып көтәләр. Казаклар авылы китапханәчесе яшь китап укучыларны “Яна елда яңа әкият” дип исемләнгән чарага чакырды. Балалар өчен кызыклы әкиятләр укылды. Чара барышында алар әкиятләргә багышланган викторинада катнаштылар. Викторина сорауларына җавапларны «Яңа ел әдәби геройлар белән» дигән китап күргәзмәсеннән табарга мөмкин иде. Чара ахырында балалар актив катнашкан өчен татлы призлар алдылар.