Казаклар авыл китапханәсендә "Хыялый балачак" берләшмәсенә йөрүче балалар белән татар драматургы һәм язучысы Галиәсгар Камалның тууына 145 ел тулуга багышланган «Татар театр сәнгатенә нигез салучы» дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде. Чарага китап күргәзмәсе ясалды һәм аның буенча күзәтү үткәрелде. Укучыларга Галиәсгар Камалның тормышы һәм иҗаты турында сөйләнде. Слайдлар күрсәтү белән Г. Камал исемендәге театр буйлап виртуаль сәяхәт ясадык.