“Тарихны үзгәрткән көрәш”

2024 елның 9 феврале, җомга

  2 февральдә Алан авылы китапханәсендә “Тарихны үзгәрткән көрәш” исемле тарих сәгате үткәрелде. Илебез тарихында алтын хәрефләр белән мәңгегә язылган даталар бар. Аларның берсе - Сталинград сугышы, кешелек тарихындагы иң дәһшәтлесе, ул 200 көн һәм төн дәвам итә. Чарада катнашучылар сугыш елларының тарихи фактлары белән якыннан таныштылар, «Сталинград өчен сугыш» презентациясе ярдәмендә балалар ерак сугыш вакыйгаларын күзаллый алды.  Алар өчен атаклы «Павлов йорты» сакчылары турындагы хикәя каһарманлык һәм батырлык үрнәге булды. Балалар Сергей Алексеевның Сталинград сугышы турындагы “Злая фамилия”,”Сталинградская оборона”, ”Гвоздильный завод” әсәрләрен кычкырып укыдылар һәм фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International