Волейбол буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узды.

2024 елның 9 феврале, җомга

1-4 февраль көннәрендә  Мөслим районында 2008-2009 елгы кызлар арасында  волейбол буенча Татарстан Республикасы  беренчелеге узды. “Теләче” спорт мәктәбе тренерлары Шәяхмәтов  Шамил Альберт улы, Гәбделхәев Рәшит Хаҗинур улы, Зәкиев Әзгам Хәмзә улы җитәкчелегендә Теләче районы данын Шәтке, Олы Мәтәскә, Теләче, Үзәк урта мәктәбе укучылары яклады.

  Республика беренчелегендә барлыгы 12 команда катнашты.

Гомумкоманда урыннары буенча безнең район кызлары 5 урынга лаек булдылар.

1 урын-Менделеевск

2 урын- Мөслим

3 урын-Сарман  районы командалары.

Кызларны уңышлары белән котлыйбыз. Алдагы ярышларда да уңышлар теләп калабыз!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International