Волейбол турнирының муниципаль этабы

2024 елның 9 феврале, җомга

      2024 нче елның 7 нче февраленда Теләченең «Батыр» спорткомплексында Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмалары укучылары арасында волейбол турнирының муниципаль этабы булып узды. Ярышларда Теләче, Үзәк, Алан, Иске Җөри, Шәтке, Олы Мәтәскә урта мәктәпләреннән егетләр һәм кызлар командалары катнашты.

    Турнирны ачу тантанасында Теләче муниципаль районы Теләче муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф бүлеге җитәкчесе Карпова Наталья Владимировна, Балаларны сәламәтләндерү-белембирү (профильле) үзәге учреждениясе директоры Шайхутдинов Азат Рамазан улы катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International