3-5 февраль көннәрендә Казан шәһәрендә татар телендә белем алучы укучылар арасында татар әдәбияты фәне буенча олимпиаданың йомгаклау Республика этабы үтте. Биредә Баландыш төп, Иске Җөри, Олы Мәтәскә , Олы Мишә, Алан һәм Шәтке урта мәктәпләреннән 11 укучыдан торган команда катнашты. Баландыш төп мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Заһидуллина Нурфия җиңүче, шулай ук 9 сыйныф укучылары Гарипова Динә, Гайнетдинова Назлыгөл, 7 сыйныф укучысы Җаббарова Фәридә, Олы Мишә урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Мөбәрәкшина Чулпан, 11 сыйныф укучылары Гыйлаҗова Таңчулпан, Гыйләҗиева Зәлинә һәм Шәтке урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Мөхәммәтханов Альмир призер булдылар! Укытучылары: Минһаҗева Люция Марат кызы, Сәхабиева Люция Заһит кызы, Зәйнуллина Рушания Хәким кызы, Җәләева Гөлфия Мөхәммәтвасил кызы һәм Хәмидуллина Раушания Фоат кызы. Укучыларны һәм укытучыларны әлеге зур җиңүләре белән котлыйбыз! Алга таба зурдан-зур уңышлар телибез!