Татар теле фәне буенча олимпиаданың йомгаклау Республика этабы үтте.

2024 елның 9 феврале, җомга

1-3 февраль көннәрендә Казан шәһәрендә татар телендә белем алучы укучылар арасында татар теле фәне буенча олимпиаданың йомгаклау Республика этабы үтте. Биредә Кече Кибәхуҗа, Баландыш төп, Иске Җөри, Олы Мәтәскә, Алан һәм Олы Нырсы урта мәктәпләреннән  8 укучыдан торган команда катнашты. Кече Кибәхуҗа төп мәктәбенең 5 сыйныф укучысы Шаһиев Сәгыйть, Баландыш төп мәктәбенең 9 сыйныф укучылары Заһидуллина Нурфия, Гарипова Динә, Олы Мәтәскә урта мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Сабирҗанова Айзилә, Олы Нырсы урта мәктәбенең 7 сыйныф укучысы Гаязов Азамат һәм  Иске Җөри урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Мортазина Гөлфия призер булдылар! Укытучылары: Закирова Гөлназ Миңнехан кызы, Мөбинова Гөлнара Гаптелмәннаф кызы, Хәйртдинова Язилә Рәфхат кызы, Зәйнуллина Рушания Хәким кызы һәм Сәлимова Резеда Гафур кызы.  Укучыларны һәм укытучыларны әлеге зур җиңүләре белән котлыйбыз! Алга таба зурдан-зур уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International