Халыкара туган тел көне

2024 елның 4 марты, дүшәмбе

Теләче 3нче номерлы балалар бакчасында Халыкара Туган тел көне уңаеннан “Туган тел- иң якын тел” дип исемләнгән  матур бәйрәм үткәрелде.

Бу бәйрәмдә Халыкара туган тел көнен үткәрү кайдан һәм кайчан  килеп чыкканлыгы турында мәгълүматлар, туган тел турында шигырләр һәм бөек шәхесләребезнең туган телгә карата әйтелгән тирән фикерләре зур урын алды. Тәрбиячеләр телебезнең гүзәллеге, бөеклеге, аның тарихи мирас булуы, үзебезнең Татарстан Республикабызда төрле милләтләр дус яшәүләре турында әйттеләр. Бәйрәмебезне Габдулла Тукайның “Туган тел” җыры белән тәмамладык. Бәйрәм бик күңелле үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International