Уку-күнекмә эвакуациясе узды.

2024 елның 4 марты, дүшәмбе

Теләче 3нче  номерлы балалар бакчасы хезмәткәрләре һәм тәрбияләнүчеләре арасында гадәттән тыш хәлләрдә эш итү күнекмәләрен эшләп карау  янгын куркынычсызлыгы буенча уку-күнекмә эвакуациясе узды.Тормыш көтелмәгән хәлләр белән тулы, һәм баланы авыр ситуацияләрдә тынычлык сакларга, аннан чыгу юлларын табарга өйрәтү мөһим. Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең төп бурычларының берсе-белем бирү процессында катнашучыларның иминлеген тәэмин итү.Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән янгын куркынычсызлыгы буенча  тәрбиячеләр алдан әңгәмәләр үткәрделәр,уттан, төтеннән зыян күрмәс өчен мондый ситуацияләрдә үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында сөйләделәр. Эвакуация тыныч узды, персонал барлык гамәлләрне дә дөрес башкарды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International