21 февраль көнне «Киләчәк» яшьләр үзәгенең актлар залында Туган тел көне билгеләп үтелде.

2024 елның 4 марты, дүшәмбе

Ул рус һәм татар телләрендә шигърият бәйрәме буларак үткәрелде. Чарада катнашучылар Х.Туфанның «Кайсыгызның кулы җылы?», Җ.Тәрҗемановның «Якын дус», Г. Тукай, М. Җәлил һәм башка авторларның шигырьләрен укыдылар. Китапханә хезмәткәрләре туган телнең матурлыгы, аны саклап калуның мөһимлеге турында сөйләде. Шулай ук әдәби кичә вакытында бик күп матур җырлар һәм биюләр башкарылды. Кичә татар халкының рәсми булмаган гимны «Туган тел» җыры белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International