“Әдәплелеккә китап аша”

2024 елның 4 марты, дүшәмбе

Казаклар авыл китапханәсендә «Хыялый балачак” берләшмәсе кысаларында “Әдәплелеккә китап аша” дип исемләнгән әдәплелек дәресе уздырылды. Биредә “Тәмле сүз” китабы аша әдәпле булу серләре төшендерелде. Әлеге китаптагы хикәяләр, әкиятләр, шигырьләр, мәкаль-әйтемнәр балаларга әдәп-әхлак күнекмәләре бирү максатыннан иҗат ителгән. Балалар әсәрләрне игътибар белән тыңлап, үз фикерләре белән уртаклаштылар. Чара барышында  бер-берләре белән әдәпле итеп аралашырга, кешеләргә игътибарлы булырга кирәклеген, яхшы, ягымлы, матур сүзләрнең  “тылсымлы” булуын аңладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International