Иске Җөри авылы модель китапханәсендә «Книги из детства мамы и папы» дип аталган әдәби баттл уздырылды. Яшь укучылар өчен кызыклы һәм мавыктыргыч китаплар белән китап күргәзмәсе оештырылды. Китап күргәзмәсендә ата-аналары балачакта рәхәтләнеп укыган китаплар тәкъдим ителде. Балалар һәм әниләр күргәзмәдә булган китапларның иң яхшы әсәрләрен искә алдылар. Чара ахырында балаларга яраткан әкият героен ясарга һәм аның сыйфатларын әйтергә тәкъдим ителде.