1 март көнне Югары Кибәхуҗа авыл китапханәсендә “Бөтендөнья наркобизнес һәм наркоманиягә каршы көрәш көне уңаеннан “Чирдән яман дошман юк” дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырды. Күргәзмәнең төп максаты: укучыларыбызга наркотикларның нинди зарарлы булуын аңлату, бу көннең килеп чыгу тарихы буенча мәгълүмат бирү. Күргәзмәгә төрле китаплар, буклетлар куелды. Китап укучылар тематик әңгәмәдә катнашып, анкета сорауларына җаваплар бирделәр.