"Бәйле булма! Наркотикларга юк дип әйт!»

2024 елның 11 марты, дүшәмбе

1 мартта наркоманиягә һәм наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы Халыкара көрәш көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан, Айдар авыл китапханәсендә "Бәйле булма! Наркотикларга юк дип әйт!» дип исемләнгән күргәзмә төзелеп куелды. Күргәзмәдә китапханә фондыннан ил халыкның сәламәтлегенә һәм иминлегенә глобаль куркыныч янаган наркомания проблемасына багышланган китаплар һәм брошюралар тәкъдим ителде. Китап укучылар китапханә чыгарган, әлеге темага багышланган басма продукция белән дә таныша алдылар. Алар үзләрен наркотиклар йогынтысыннан ничек саклап калу һәм сәламәт яшәү рәвешенең өстенлекләре нидән гыйбарәт булуы турында белделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International