Татар язучысы, прозаик, публицист, Татарстан Республикасының халык язучысы Әмирхан Еникинең 115 еллыгына Субаш авыл китапханәсендә "Уткен каләм иясе" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Укучыларга аның тирән лирикалы, зур эмоциональ көче булган әсәрләре тәкъдим ителде. Шулай ук аның юмористик хикәяләре дә халыкка билгеле. Аның әсәрләренең үзенчәлекле ягы - геройларның эчке дөньясын, хисләрен һәм кичерешләрен ачу. Ә. Еники әсәрләрен укыганда, һәрвакыт яңа нәрсә ачасың һәм сихер дөньясына чумасың.