3 март Бөтендөнья язучылар көне буларак 1986 елдан башлап билгеләп үтелә.

2024 елның 11 марты, дүшәмбе

Шуннан бирле бу дата бөтен дөньядагы әлеге һөнәр вәкилләре өчен истәлекле булды һәм бәйрәмне халыкара итте. Дөнья белән ак кәгазь бите һәм каләм аша сөйләшүче, укучылар алдында күңелләрен ачып салып, хисләрен тыймый аралашучы ихлас кешеләр-язучылар бит. Әлеге истәлекле көн уңаеннан Айдар авыл китапханәсендә 2 март көнне “Яшьлек кебек тынгысыз ул әдәби дөнья» исемле китапханә сәгате уздырылды. Катнашучылар бәйрәмнең тарихы, якташ язучылар, аларның әсәрләре белән таныштылар. Викторинада катнашып, язучыларны әсәрләре  буенча таныдылар, өзекләр аша әсәрләрнең исемен белделәр. Барысы да, үз сәләтләрен һәм зирәклекләрен күрсәтеп, сорауларга тиз һәм актив җавап бирделәр.  Әдәбияттән башка тормыш күңелсез булыр иде, шуңа күрә тормышыбызны мәгънә белән тулыландыручы язучылар турында онытмыйк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International