Гаилә- ул тормышның нигезе.

2024 елның 11 марты, дүшәмбе

Әти-әни аның тоткасы булса, балалар гаиләнең көзгесе.Әгәр тотка купмасын, көзге ватылмасын дисәң, бер-береңне аңлап, хөрмәт итеп  яшәргә кирәк.

Гаилә ул- җылы учак.Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык шулкадәр көчле була. Тату гаиләдә һәр кеше бер-берсен ихтирам итә,  кайгырта.Шуңа күрә андый гаиләдә яшәве дә күңелле.4 март көнне без Олы Кибәхуҗа балалар бакчасында “Тату гаилә” дигән кичә үткәрдек.Бәйрәмгә 16 гаилә кунак булып килгән иде.Башта балалар әти-әниләрен котлап шигырьләр, җырлар бүләк иттеләр.Бәйрәмнең икенче өлешендә гаиләләр белән төрле ярышлар үткәрелде.Гаиләләр тизлектә дә сыналды, җыр ярышында һәм төрле уеннарда ярыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International