«Актив яшә, матур уйла»

2024 елның 11 марты, дүшәмбе

1 мартта наркоманиягә һәм наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы Халыкара көрәш көне билгеләп үтелә. Бу көннәрдә бу проблемага багышланган чаралар бөтен җирдә үткәрелә. Шәтке  авылы мәдәният хезмәткәрләре бу темага «Актив яшә, матур  уйла» дигән  дигән файдалы киңәшләр сәгате уздырдылар. Һәрберебезнең үзенчәлекле булуы һәм кешенең ниндидер зарарлы гадәтләре аркасында сәламәтлеген бозуы яки ниндидер куркыныч хәлләргә эләгүе турында сөйләделәр. Алар балаларга файдалы киңәшләр биреп: үз-үзеңне хөрмәт итәргә, башкаларның йогынтысына бирешмәскә һәм кирәкле эшләр белән шөгыльләнергә өйрәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International