«Шушы яктан, шушы туфрактан без»

2024 елның 11 марты, дүшәмбе

Шәтке авыл китапханәсендә 1 март көнне якташыбыз  Нурислам Хәсәновның туган көне уңаеннан  «Шушы яктан, шушы туфрактан без» дип аталган китап күргәзмә ясалды.  Күргәзмәдә язучының 4 томлык Сайланма әсәрләре һәм башка китаплары урын алган иде. Язучының әсәрләрендә геройларның эчке кичерешләре, мәхәббәт һәм нәфрәт, кешеләрнең табигатькә булган мөнәсәбәте, тормыш яшәешебез яктыртыла. Нурислам Хәсәновның «Бәхилләрме йөрәк?», «Күрәчәк», «Җан авазы», «Хакыйкать хакы» китапларын укучыларга өйгә укырга тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International