15 мартта билгеләп үтелә торган Бөтендөнья кулланучылар хокуклары көне алдыннан, 2024 елның 11 мартыннан алып 2024 елның 22 мартына кадәр Татарстан Республикасы Саба һәм Теләче районнарында яшәүчеләрнең кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча сорауларына ТР буенча Роспотребнадзор идарәсенең Саба, Мамадыш, Кукмара, Теләче районнары территориаль бүлеге белгечләре 884(362) 2-39-40 телефоны буенча җавап бирәчәк.