«Рухи матурлык җырчысы»

2024 елның 12 марты, сишәмбе

Теләче үзәк китапханәсендә Татарстанның халык язучысы Әмирхан Еникиның тууына 115 ел тулу уңаеннан, “Рухи матурлык җырчысы” дип исемләнгән күргәзмә эшли.
Күргәзмәдә әдипнең тормыш юлы һәм иҗаты турында бай мәгълүмат бирердәй басмалар — китаплар, журналлар, язмалар урын алды. Биредә үк язучының төрле елларда нәшер ителгән повесть-хикәяләре, эсселәре, истәлекләре дә тәкъдим ителә. Моннан тыш, күргәзмәдә Ә.Еникиның тәрҗемәчелек эшчәнлеге дә яктыртыла. Билгеле булганча, ул рус язучыларның күп кенә әсәрләрен татар теленә тәрҗемә иткән шәхес.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International