“Әниләр булганда мәңгелек язларның яме бар”

2024 елның 12 марты, сишәмбе

Теләче җирлекара китапханәсендә якынлашып килүче 8 март- Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан “Әниләр булганда мәңгелек язларның яме бар” дип исемләнгән очрашу уздырылды. Чарада махсус хәрби операциядә катнашкан егетләребезнең әниләре – хезмәттәшләребез  үзләренең уй-кичерешләре белән уртаклаштылар. Бәйрәм чәй табыны артында җылы әңгәмә белән дәвам итте. Барыбыз да илебез сагында торучы егетләребезнең исән-сау туган якларыбызга кайтуларын көтеп калабыз. Шулай ук әлеге кичәгә багышлап уку залында “Иң якты кояшым син, әнием!”дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International