Осталык дәресе үтте.

2024 елның 12 марты, сишәмбе

Теләче җирлекара китапханәсендә “Яшь гаилә” клубы әгъзаларына йөрүче әниләр һәм балалар  шкатулка ясау буенча осталык дәресе  үтте. Балалар әниләре белән берлектә кадерле кешеләренә бизәнү әйберләре салу өчен бик матур тартмачыклар ясадылар.

Балаларның йөрәк җылысын, ярату хисен кушып башкарган әлеге эшләре әниләренә иң кадерле бүләк булачагына шигебез юк. Шөгыль һәркемгә яхшы кәеф бүләк итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International