Алан авыл китапханәсендә Татарстанның халык язучысы, Габдулла Тукай исемендәге премия лауреаты Әмирхан Еникинең тууына 115 ел тулу уңаеннан «Кем җырлады?» дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде. Китапханәче укучыларны язучының тормышы һәм иҗаты, аның китаплары белән таныштырды. Китапханәнең даими укучылары язучының сугыш елларында язылган: «Кем җырлады?», «Бер генә сәгатькә» кебек хикәяләрен кычкырып укыдылар. Укучылар белән "Әйтелмәгән васыять" повесте турында да фикер алышынды. Әдәби сәгатьнең ахырында китапханәче тарафыннан язучының әсәрләре тирән психологизм, лирик һәм фәлсәфи мәгънә белән аерылып торуы да ассызыкланды.