Теләче балалар китапханәсе хезмәткәрләре гаилә мөнәсәбәтләрен ныгыту, гаилә кыйммәтләрен пропагандалау һәм гаилә ялын оештыру буенча зур эш алып бара.

2024 елның 12 марты, сишәмбе

6 март көнне балалар белән яшь әниләр өчен китаплар патшалыгына экскурсия оештырылды. Уку бала тормышында мөһим урын алып торырга тиеш. Баланы китапка тарту – эстетик-сәнгать тәрбияләүнең төп бурычларының берсе. Экскурсия барышында балалар яңа китаплар белән танышса, әни кеше баласына китап битен ачып, аңа яңа дөньяга юл күрсәтте. Китап кешене уйланырга, аннан тәм табарга һәм мөмкин кадәр күбрәк белергә өйрәтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International