Хатын-кыз - җир йөзендә яшәүче гүзәллек алиһәсе дә, иң назлы, иң шәфкатьле йөрәк иясе дә, иң көчле яратуга сәләтле зат та.

2024 елның 12 марты, сишәмбе

7 март көнне Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре хатын-кызлар бәйрәме уңаеннан “И, хатын-кыз, сиңа эндәшәмен, зур сере син шушы дөньяның!” дип исемләнгән КВН үткәрделәр. Катнашучылар ике командага бүленеп үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. “Кояшкай” һәм “Тамчылар” командасы үз исемнәрен сайлагач, биремнәр үтәделәр. Биеделәр, җырлар да башкардылар, сүзләр төзеделәр, мәкальне дәвам итү, ромашка чәчәге таҗларына язылган сорауларга җаваплар да таптылар. Командалар бик матур чыгыш ясадылар һәм бәйрәмнең икенче өлеше чәй табыны артында дәвам итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International