«Дустың өчен китап сайла»

2024 елның 2 апреле, сишәмбе

 26 март көнне Теләче балалар китапханәсе хезмәткәрләре «Дустың өчен китап сайла» акциясе оештырып, укучыларга бер-берсенә китаплар тәкъдим итү мөмкинлеге бирделәр.

Акция китапханә абонементында көне буе дәвам итте. Аның максаты укучыларда туган як әдәбияты яңалыкларына гына түгел, ә кайчандыр яратып укылган, ләкин лаексыз рәвештә онытылып барган китапларга да кызыксыну уяту иде. Мондый басмаларны ачыкларга һәм аларны лаеклы бәяләргә китапханәнең даими укучылары ярдәм итте. Акциядә катнашучылар укыган китаплары турында үз тәэсирләре, китапны укыган вакыттагы кичерешләре белән уртаклаштылар; аны башка китаплар белән чагыштырдылар, әмма шул ук вакытта сюжетын ачып бетермәделәр.

Шулай ук, балалар яраткан китапларыннан күргәзмә төзеде һәм китапханәгә килүчеләргә дә аны үзләре тәкъдим иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International