Ел саен 26 апрельдә аның туган көнен билгеләп үтә. Олы Мәтәскә мәдәният хезмәткәрләре дә мәктәп белән берлектә, балаларда Г.Тукайның иҗатына кызыксыну тәрбияләү максатыннан, “Газиз дә син, кадерле дә, әй Тукаебыз!” дип исемләнгән шигърият кичәсе узды. Кичә барышында презентация күрсәтелде, укучылар язучының әкиятләрен искә төшерделәр, шигырьләрен укыдылар. Г.Тукай үзенең иҗат җимешләре аша хезмәтне, табигатьне, кешеләрне яратырга; гадел, мәрхәмәтле булырга өйрәтә. Ә укучыларыбызның аның әсәрләрен белүләре, кызыксынулары, татарча матур итеп сөйләүләре без - укытучыларның күңелендә горурлык һәм якты хис уята.