1 апрельдән Татарстан Республикасында санитар-экологик икеайлык башланды. Санитар-экологик икеайлык белән бергә 1 апрельдән «Эковесна 2024» республика акциясе старт алды. Ул 1 апрельдән башланып 31 майга кадәр дәвам итәчәк. Әлеге акциягә кушылып, Айдар авыл китапханәчесе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре өмә оештырдылар. Алар авыл мәдәният йорты, китапханә территорияләрен һәм юл кырыйларын чүптән чистарттылар, корган үләннән арындырдылар. Без - табигатебезнең чисталыгы өчен!