«Фольклор – әдәбиятка сукмак ул»

2024 елның 14 мае, сишәмбе

Халык зирәклеге кеше шәхесенең һәрьяклап гармонияле үсеше өчен реаль алшартлар тудыра, шуңа күрә бүген безгә ата-бабаларыбызның мәдәниятен өйрәнү мөһим. Яшьләргә шулай борынгы йолаларыбызны аңлатып, шул темага багышланган китаплар укырга җәлеп итеп, аларда матурлык хисе һәм үз ватаныңа мәхәббәт тәрбияләп була. Чарада катнашучылар татар халкының милли мәдәнияте тарихына  экскурс ясап, фольклорның кече жанрлары белән таныштылар. Шулай ук балаларга «Татар фольклоры битләре буйлап сәяхәт» мультимедиа презентациясе күрсәтелде. Катнашучылар «Мәкальне дәвам ит» уенында үзләренең белемнәрен сынадылар, татар халык әкиятләре сюжетларын искә төшерделәр. Мондый чаралар ярдәмендә һәркем бөек татар халык мирасын тагын да тирәнрәк белер дип ышанабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International