Вөек Ватан сугышы тәмамлануга күп еллар үтсә дә, аның кайтавазы мәңге безнең йөрәкләрдә сакланачак.

2024 елның 15 мае, чәршәмбе

Сугыш турында истәлекләрне без өлкәннәр сөйләвеннән һәм китаплардан укып кына белә алабыз. Китаплардагы  истәлекләр безне 1941 елда башланган фаҗигале көннәрдән алып 1945 елгы Җиңүгә чаклы озата бара. Бөек Җиңүнең 79 еллыгы уңаеннан Алан авылы китапханәсендә “Сугыш дәһшәтен китаплар сөйли” дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдәге китаплар һәркемгә дә үз иленең тарихын яхшырак белергә һәм дәһшәтле сугыш елларында халкыбыз узган авыр елларны мәңге онытмаска өндәүгә юнәлдерелгән. Күргәзмәдә тарихи һәм матур әдәбият әсәрләреннән торган китаплар урын алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International