Бөек Ватан сугышы барлык кешеләрнең дә язмышын үзгәртә.

2024 елның 15 мае, чәршәмбе

Алар нәрсә кичергән, нинди авырлыклар һәм шатлыклар белән очрашканнар - боларның барысы турында безгә сугыш чоры хатлары сөйли.

Фронт хатлары... Авыр сугыш елларында, ут эчендә, окопларда һәм блиндажларда язылган солдат хатлары. Алар солдатның йөрәк түреннән чыккан хисләрен, уй-кичерешләрен ачык чагылдыралар. Хатлар инде еллар үтү белән уңып һәм саргаеп беткән, еллар тузаны кунган, кайберләренең сүзләре дә танырлык түгел. Бу бәяләп бетергесез документлар - “дәһшәтле кырыгынчы” елларның кырыс истәлеген саклаган Бөек Ватан сугышы елъязмасының үенчәлекле беренчел чыганаклары. Һәр хатта кемнеңдер язмышы.

4 май көнне Пушкин картасы кысаларында Айдар авыл китапханәсендә «Өчпочмаклы хатлар» дип исемләнгән мастер – класс үткәрелде.

Катнашучыларга өчпочмаклы хатларның барлыкка килү тарихы, хәрби-кыр почтасының нинди булуы турында мәгълүмат бирелде. Сугыш кырларыннан газиз туганнарына һәм якыннарына бу хатларның нинди шартларда язылганын белделәр. Соңыннан укучылар белән үзебез бүгенге көндә яу кырында булган егетләребезгә өчпочмаклы хатлар яздык һәм әлеге хатлар аша батыр егетләребезгә иң изге теләкләребезне җиткердек.

Фронт хатлары яу кырында Ватанны саклап көрәшкән сугышчыларга туганнары - әти-әниләре, тормыш иптәшләре, балалары белән элемтәдә тору өчен бердәнбер чара булган. Ә бу мирасны кадерләп саклап, киләчәк буыннарга тапшыру, ата-бабаларыбыз турында хатирәләрне саклау безнең изге бурычыбыз булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International